|
Тут найдется любой текст песни: Исполнитель: Helene Rolles
Песня: Amour secret (тс "Элен и ребята")
Добавил: Гость
Helene Rolles – Amour secret (тс "Элен и ребята") 0Мин сиңа карыйм да, Елларны саныйм да, Гомернең узганын аңлыймын. Тик яшьлек узмаган, Узмаган ул заман, Диеп мин үземне алдыймын. Кушымта: Күңелләр табышты, Күңелләр кавышты, Күңелләр мәңгегә кушылыр, Син - минем кадерлем, мин синең багерең, Мәхәббәт шушыдыр, шушыдыр. Без яшьне тоймадык, Яратып туймадык, Хисләрне тыймадык без бергә, Сөюдән исердек, Барсын да кичердек, Без бергә, без бергә, без бергә. Кушымта: Күңелләр табышты, Күңелләр кавышты, Күңелләр мәңгегә кушылыр, Син - минем кадерлем, мин синең багерең, Мәхәббәт шушыдыр, шушыдыр. Бер яндым, Бер туңдым, Мин сиңа омтылдым, Тик сиңа тартылам буген дә. Нәкь кояш кебек син, Елмаеп көлеп син Балкыйсың гомерем күгендә. Кушымта: Күңелләр табышты, Күңелләр кавышты, Күңелләр мәңгегә кушылыр, Син - минем кадерлем, мин синең багерең, Мәхәббәт шушыдыр, шушыдыр. |
Популярные исполнители
Популярные тексты песен
Последние тексты песен
|